Барлык авыллар да яхшы, ә Каран-Чишмә - иң шәбе

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Каран-Чишмә авылы - Ютазы төбәгенең оҗмах урыны.

Студентлык  һәм хезмәт чорымда нинди генә хәлләр килеп тумасын , бу искиткеч авыл белән очрашу турында уйлаганда, бөтен борчуларым чигенә һәм тарала. Район халкы арасында кемдер Каран-Чишмәдә булмаса, һичшиксез монда килергә тиеш. Мөгаен, бу тыюлык җирләренә охшаган,  дип әйтү арттыру булмас. Биредә барысы да шулкадәр гармонияле  – таулар, урманнар, чишмәләр, йортлар, кешеләр... Табигать бу җирлекне куе урманнар һәм искиткеч һава, һәм җир куеныннан бәреп чыккан чишмәләр белән бүләкләгән. Авыл уртасындагы елгада казлар һәм үрдәкләр йөзә. Ни кадәрле чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм төрле үләннәр муллыгы, урманда һәм елга буенда төрле агачлар үсә! Сандугачлар моңлы сайравы авылдан читтә дә ишетелә.

Һичшиксез, безнең районда һәр авыл үзенчә матур, әмма бу - иң соклангычы. Монда минем кунакчыл әбием яши. Шул ук вакытта, ачык йөзлелек һәм мәрхәмәтлелек – җирле халыкның төп сыйфатлары. Каран-Чишмәдә барлыгы 61 хуҗалык бар, биредә хезмәт сөючән, үзара дус, бар яктан да сөйкемле кешеләр яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International