2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Мәдәни мирас - һәр халык тормышының мөһим өлеше. Халык мәдәниятенең чишмә башы белән танышу, халык уеннары һәм күңел ачулары белән танышу максатыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында «Россия халыклары уеннары» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар фольклор дөньясына чумдылар, элекке заманда кешеләрнең ничек яшәгәнлеген, нинди бәйрәмнәрне билгеләп үтүләрен, нинди уеннар уйнауларын белделәр. Балалар татар , рус, дагыстан, осетин, чуваш милләтләре вәкилләренең уеннарында бик теләп катнаштылар: «Түбәтәйне ки», «Чишмә», «Яулыкны иелеп ал», «Шарлавык һәм җил», «Еланның койрыгы».
Чара ахырында балалар бергәләп әйлән-бәйлән әйләнде.