Хәлиткеч көннәр

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Районда мал азыгы сыйфатын, тулаем терлекчелек торышын тикшерү җаваплы миссиясе белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең  әйдәүче киңәшчесе Габделфәт Вәлиев эшләде.
Әйдәүче белгеч районның барлык хуҗалыкларында булды. Сәфәре вакытында ул азык әзерләү, терлекчелек биналарында агымдагы ремонт уздыру барышы белән танышты. Фермаларда дезинфекция, биналарны акшарлау, аларны тирестән чистарту эшләре бара. Бүген шулай ук Тукай исемендәге, "Кәрәкәшле", "Таң", "АгроМир", "Игенче" хуҗалыкларында заманча савым җайланмалары урнаштырылып, сыер абзарлары реконструкцияләнә. Фермаларны караганнан соң, Вәлиев бу юнәлештә эшләр темпын тизләтү мөһимлеген билгеләп үтте. 
- Мин районның тулы кыйммәтле тормыш белән яшәвенә ышандым. Бу аның эшләре буенча күренә, - диде ул.
Хәбәрчебезнең мал азыгы сыйфаты турындагы соравына ведомствоның әйдәүче киңәшчесе аерым ни дә булса әйтүнең иртәрәк булуын ассызыклады - Әлмәт агрохимлабораториясенә җибәрелгән терлек азыгы сыйфатын бәяләү уза. Шул ук вакытта ютазылылар югары сыйфатлы азык әзерләсен өчен барлык нигез шартлары да бар. "Терлекләр ач калмаязчак", - дип сүзен тәмамлады Вәлиев.
Бүген гамәлдә барлык хуҗалыкларда савым сыерларын кичке көтү оештырылган. Күпъеллык культуралар мәйданнарында терлекләрне өстәмә ашату өчен яшел масса участоклары билгеләнгән. Кыскасы, хайваннар кышын сыйфатлы азык белән туклансын өчен аграрчылар бөтен мөһим чараларны да күрәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International