2019 елда гына безнең район социаль-икътисади үсеш рейтингында 37нче урынны алып тора иде. Әмма агымдагы елның май мәгълүматлары буенча, безнең район 21 урында тора. Рейтингта нәтиҗәле, бердәм эш күрсәтеп күтәрелергә мөмкин. Безнең район 16 позициягә күтәрелүгә карамастан, омтылырга урын бар. Рейтинг ай саен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 14 күрсәткеч буенча төзелә. Социаль-икътисадый үсеш рейтингында югарырак дәрәҗәгә күтәрелү өчен салым һәм салым булмаган керемнәр, үзләре җитештергән товарларны төяп җибәрү, предприятиеләрнең өстәлгән кыйммәте, авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе, хезмәт хакының сатып алу сәләте, төп капиталга инвестицияләр, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, торак йортларны файдалануга тапшыру кебек күрсәткечләрне арттырырга кирәк.