Кичә "Гаилә" паркында ишегалды лагерьлары сменасын ябу тантанасы узды

2022 елның 29 июле, җомга

 

Поселокның барлык ишегалды мәйданчыкларыннан балалар кичә "Гаилә" паркында лагерь сменасы тәмамлануын бәйрәм итү өчен җыелдылар

Бу бәйрәмне ишегалды мәйданчыклары эшен алып баручы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырдылар. Чара кызыклы викторина һәм табышмаклар белән башланып китте, балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр.

Балалар, әйдәманнар белән бергә, чарага җырлар һәм бию-флешмоблар әзерләделәр. Балалар амфитеатр сәхнәсендә дулкынланып  һәм шатланып, лагерь дусларының һәм килгән әти-әниләрнең алкышлары астында чыгыш ясадылар. Чара күңелле үтте.

Үзешчән концерт ахырында мәйданчык вожатыйлары балаларга бергә уздырылган вакыт өчен рәхмәт белдерделәр, аларга күңелле каникуллар теләделәр, шуннан соң сменаның иң актив балаларын бүләкләү тантанасын үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International