Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау конкурсы үткәрделәр.
“Гаилә” паркында «Балалар хыялы иле» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау - яшь рәссамнар өчен зур бәхет. Балалар бик тырышты, пөхтә итеп буядылар. Барысы да иҗат белән мәшгуль иде. Рәсемнәр якты булды, ә иң мөһиме - игелек белән сугарылган иде. Конкурста дуслык җиңде һәм һәр яшь рәссам татлы бүләк алды.