"Дубравушка" лагеренда ГТО эстафетасы узды

2022 елның 29 июле, җомга

27 июльдә "Җәй белән ГТО" акциясе кысаларында Ютазы районы ГТО ВФСК тест үзәгенең мобиль мәйданчыгы "Дубравушка" балаларны савыктыру лагеренда 3 сменада  "ГТО эстафетасы" үткәрелде.

Балалар бик теләп сынау артыннан сынау узды. Эстафета көндәшлек рухында узды, һәркем җиңәргә теләде.

Эстафета нәтиҗәләре буенча 3 нче отряд балалары иң яхшылар дип табылды, икенче урынны - 2 нче отряд, өченче урынны 1 нче отряд алды. Җиңүчеләр ГТО символикасы төшерелгән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International