“Куркынычсыз җәй" профилактик чарасы кысаларында, бүген, «Балалар иҗаты үзәге»нең «Дуслык территориясе»ндә, Баулы һәм Ютазы районнары "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева мәктәп педагоглары белән берлектә балалар өчен викторина һәм эстафета үткәрде.
Балалар тематик сорауларга җавап бирделәр, машиналар белән картиналар буенча фильмнарның исемнәрен таптылар, юл билгеләреннән судоку чиштеләр һәм шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Иң катлаулы сорауларга да дөрес җаваплар бирелде.
Рәзидә Илсур кызы балаларга юл аркылы чыгу куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, шулай ук велосипедта һәм самокатта куркынычсыз хәрәкәт итү турында сөйләде. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен малайлар һәм кызлар эстафета стартына тезелеп басты. Катнашучыларны “змейка”, җәяүлеләр аркылы чыгу юлы, юлсыз урыннан йөрү көтә иде. Биремнәрне барысы да үти алды , әмма хаталарсыз гына түгел.
Шулай ук балаларга, алар транспорт чарасында гына түгел, җәяүлеләр өчен кагыйдәләр турында да онытмасыннар өчен, яшь җәяүле белешмәлекләре таратылды. Һәркем бик күп уңай тәэсирләр, файдалы белемнәр алды. Кичә нәтиҗәләре буенча җиңүче ачыкланды, ул Самат Я. булды.
Җиңүче көчле алкышлар белән бүләкләнде.