Поселок та, хезмәте дә ошый

2022 елның 29 июле, җомга

Гөлнур Латыйпова,  район архитекторы булып әле күптән түгел генә эшләсә дә, һөнәренең серләрен ышанычлы үзләштерә.

Латыйповлар гаиләсенә башта Урыссу поселогы ошый, аннан соң алар биредә йорт сатып алалар. Ә аннары күңелгә яткан хезмәт урыны да табыла. Хәер, барын да тәртип буенча сөйлик әле.

- Мин үзем Башкортстаннан, - ди архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Гөлнур Латыйпова. - Башкорт дәүләт университетын тәмамладым, анда сәнәгать һәм гражданлык төзелеше инженеры белгечлеге алдым. Уфаның бер предприятиесендә эшләдем. Әмма шау-шулы мегаполислар, шулай ук күрше Октябрьский шәһәрендәге артык “тавышлы” тормыш ритмы ирем белән миңа уңай түгел. Урыссу поселогы үзенең төзеклеге белән аерылып тора. Монда тормыш тыныч, бөтен җирдә тәртип.

Ул әле декабрьдә генә эшкә урнашып, үзенең эшчәнлеген иҗади дип билгели.

- Миңа монда объектларга барып, аларны карау ошый, - дип елмая ул.

- Нинди барулар ул?

- Бу көннәрдә төп төзелеш мәйданчыкларының берсе – район мәдәният йорты мәйданында булырга туры килде. Анда тулысы белән яңарту бара. Әлеге территорияне төзекләндерү проектын безнең бүлек эшләде.

- Ә сезнең хезмәт тагын ни белән шөгыльләнә һәм коллективта күпме кеше эшли?

- Мәктәпләрнең, күп фатирлы йортларның, ремонтлана торган объектларның фасадларын ремонтлау, кыскасы. Коллектив турында сөйләсәк, бүлектә миннән башка тәҗрибәле белгеч эшли. Без бер команда.

Безнең героебыз нәкъ менә шушы өлкәдә үзен һөнәрендә табар, ә Урыссу поселогы һәм тулаем районның архитектур йөзе тагын да җәлеп иткечрәк булыр дип ышанабыз. Ютазылылылар бөтенесе  ишетерлек итеп: "Яшьләр бездә - яшел түгел” – дип әйтә алсыннар өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International