Аңа “Алтын мәйдан” буйсынды

2022 елның 29 июле, җомга

Әбсәләм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина ике конкурста лауреат булды.

«Алтын-мәйдан» халыкара фестиваль-конкурсы 17-23 июльдә Абхазиянең  Сухуми шәһәрендә узды. Әлеге мәдәни форум өч конкурсны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Безнең район данын яклаган Зөлфия Рәхмәтуллинага илнең 19 төбәгеннән килгән конкурсантлар арасында үзен күрсәтергә туры килде. Әлбәттә, бу бәйгечеләр - зур мөмкинлекләр диапазоны булган иң көчле башкаручылар. Әмма Ютазы төбәге җыр сәнгате осталарына андый биеклекләр дә буйсына.

Шулай итеп, ике конкурс – “Алтын-мәйдан» һәм «Аламыс” конкурсларында якташыбыз "Вокал. Халык җыры. Соло»  номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International