Башлангыч мәктәп яны лагере балалары «Гаилә» паркында вакыт үткәрделәр һәм Үзәк балалар китапханәсе оештырган викторинада катнаштылар. Балалар Татарстан Республикасы турында үз белемнәрен күрсәттеләр.
Лагерь тәрбиячеләре юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланган уен үткәрделәр. Балалар бик теләп катнаштылар һәм юл хәрәкәте билгеләрен белү аларга киләчәктә юл-транспорт һәлакәтләренә эләкмәскә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үттеләр. Уен ахырында иң актив уенчыларны татлы бүләк белән сыйладылар.