“Светлячок” лагереның кече мәктәп укучылары кинотеатрда булдылар

2022 елның 29 июле, җомга

Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәпнең «Светлячок» мәктәп яны лагерының унынчы көне бик бай эчтәлекле узды.

Тәмле иртәнге аштан соң балалар Россия гимнын кабатладылар, бераз уйнадылар, аннары мәдәният йортының кино залына «Пес-самурай и город кошек" фильмын карау өчен киттеләр. Фильм сихри һәм игелекле булды, тылсымлы махсус эффектлар белән баетылган иде.

Киносеанстан соң стартинейджер-бию уенын уйнадылар. Стартинейджер - ул тормыш стиле, стартинейджер -  класслы малайларга һәм кызларга бергә җыелу өчен менә дигән сәбәп. Әмма беренче чиратта бу шул ук уен. Аннан соң пазл җыю буенча ярышлар үткәрелде. Дуслык җиңде.

Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International