2022 елның 1 августына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 1 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез һәм кич белән җилнең секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе белән (Казаннан башка) яшенле яңгыр.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.