Ютазы мәктәбенең мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан укучыларның һөнәри ориентациясе буенча үткәрелә торган эш кысаларында 2022 елның 27-29 июлендә «Лубян урман-техник көллияте»ДББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слеты узды.

Ютазы мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы әлеге чарада актив катнашты һәм мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештырганга  3нче урын өчен Диплом белән бүләкләнде, ә мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, педагог-оештыручы Гәрәева Г.Э. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Әлеге чарада  90нан артык мәктәп вәкиле катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International