"Электросоединитель" юбилеена багышланган бәйрәм чарасы шәп узды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

29 июльдә стадионда "Электросоединитель"АҖнең 55 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды

 

Бәйрәмдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты, ул завод хезмәткәрләрен юбилей белән котлады һәм предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын җитәкләде. Бүләкләүне "Электросоединитель" АҖ генераль директоры Рәшит Нәбиуллин, заводның баш инженеры Рамил Усманов, профком рәисе Рафаил Зарипов һәм чараның хөрмәтле кунаклары - "Инвест-Групп" АҖ сатып алулар буенча директоры Андрей Наумов, "Элекон" заводы генераль директоры Павел Коротченко дәвам итте. Бу көнне предприятие хезмәткәрләренә, завод җитәкчелеге һәм бәйрәм кунакларына күп кенә җылы сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде.

Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисты Иркә үзенең иҗат коллективы белән чыгыш ясады.

Бәйрәм ахырында стадион өстендә искиткеч салют атылды, аннан соң күңелле дискотека булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International