Ял көнендә Көрәш- Бүләк авылы халкы җирле зиратка җыелды.
Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбыз җирләнгән “мәңгелек йортны “ даими карау - ул җаваплы эш, ә аны хәл итү – хакимият өчен дә, барлык гражданнар өчен дә изге гамәл. Көрәш-Бүләк авылында да бу мәсьәлә актуаль.
Ял көнендә битараф булмаган халык көче белән зиратта өмә оештырылды. Каберләрдә, ташландык каберләрдә барысы да бердәм һәм оешкан төстә тәртип урнаштырдылар.
Сәнәк һәм бензопычкылар белән коралланып, ир-егетләр территорияне чистартты. Хатын-кызлар тырма белән чабылган үләнне җыештырды, чүп-чар җыйды.
Зиратны чистартуда Марат һәм Әлфирә Нуруллиннар, Салават һәм Люзия Вәлиевлар; Гыйниятуллина Эльмира; Ринат һәм Рита Фәйзрахмановлар ; Рөстәм һәм Әлфинә Гариповлар; Гайфуллина Фәридә; Марат, Гөлчәчәк, Альберт Мостафиннар; Шакиров Наил; Латыйпов Расих; Шәкүрова Заримә; Чубаров Хисмәтулла; Җәләев Илдус; Рәмзия Чанышева; Шиһапов Сирин; Вәлиуллин Салават; Җәләев Игорь; Уразбахтин Илгиз; Гарипов Флүр; Галиев Рәфис катнаштылар.
Авыл зиратларын чистартуда һәм тәртиптә тотуда катнашкан барлык кешегә ихлас рәхмәт белдерәсе килә. Зират - тыныч дога кылу өчен изге урын, аны без, исәннәр, карап тотарга һәм анда тәртип урнаштырырга тиеш.
Автор: Көрәш-Бүләк авыл клубы мөдире Гайфуллина Фәридә Җәмил кызы.