БДИда йөз балл җыйган

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

 

Урыссудагы 3 санлы мәктәпне тәмамлаган Марсель Сабирҗанов рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган.

Без сәләтле егет белән сөйләшү форсатыннан файдалана алмый кала алмадык. Бәлки, хәзерге заман әдәбиятын яхшы үзләштерүче, безгә, карт гвардиягә дә осталыкның ниндидер күнекмәләрен өстәр.

- Ә әдәбият буенча синең педагогың кем? - дип сорыйм Марсельдән.

- Наилә Илфан кызы Вагыйзова, - дип җавап бирә.

- Син ничек уйлыйсың, БДИны уңышлы тапшыруга уңыш ярдәм итәме, әллә шулай да фәнне җентекләп өйрәнүме?

- Минемчә, нинди дә булса нәтиҗә алу - ул күп кенә факторлар .  Шул ук вакытта теге яки бу фән буенча сынаубиргәндә, бары тик уңышка гына исәп тоту – җитди эш түгел. Хәер, кем белә, уңыш елмаюын да исәптән чыгарып ташларга ярамый.

- Югары балларга исәп тоткан идеңме?

- Юк. Йөз балл минем өчен күңелле сюрприз булды, - дип җавап бирә уку отличнигы Марсель Сабирҗанов.

- Хәер, синең башка фәннәрдән дә бик яхшы билгеләр инде.  Ә үзең ничек уйлыйсың  син гуманитариймы, әллә шулай да төгәл фәннәрне артык күрәсеңме?

- Миңа күбрәк гуманитар фәннәр ошый. Әйтик, әдәбияттан тыш, тарихны да яратам.

- Ата-аналар дәресләргә, шул ук имтиханнарга әзерлек вакытында таләпчәннәрме?

- Юк. Мин аларга моның өчен рәхмәтле. Алар беркайчан да миңа үз абруйлары белән басым ясамыйлар. Шул ук вакытта хезмәтнең кеше тормышының нигезе булуын күзаллыйм.

- Ә син укыган әсәрләрең арасыннан синең тормышка карашыңа нык тәэсир иткән  әсәрне әйтә аласыңмы?

- Әйе, бу Пауло Коэльоның  «Алхимик» романы. Китапта язылган фикерләр, чыннан да,  кешене үз-үзен яхшырак белергә, үзендә “казынырга” мәҗбүр итә.

- Ничек ял итәргә яратасың, тавышлы компанияләрне яратасыңмы әллә икәүдән икәү генә аралашуны өстен күрәсеңме?

- Кайчан - ничек, кәефемә карап.

Марсель белән сөйләшү якынча шундый юнәлештә барды. Отличниклар - асылда, гади генә затлар. Аларга шундый ук уй-кичерешләр, өлкәнәюче яшүсмер тоя торган үзләрен танып белү юлындагы борчулар хас. Ә Казан аны куркытмый. Чөнки аның сыйныфташлары да Казан уку йортларында укуларын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International