Ютазы районы халкы җыйган гуманитар йөк Татарстан Республикасыннан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына җибәрелде.

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Ютазы районы халкы җыйган гуманитар йөк Татарстан Республикасыннан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына җибәрелде.

Гуманитар җыенны яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге контрольдә тотты. Йөкне җибәрүдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Ютазы районында Луганск һәм Донецк Халык Республикалары халкы өчен Татарстан Республикасыннан гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Әлеге чарада район предприятиеләре һәм учреждениеләре, прокуратура, суд, шулай ук бистәнең битараф булмаган барлык кешеләре катнашты.

Кыска гына вакыт эчендә, элекке салым хезмәте бинасында, гуманитар ярдәм формалаштыру өчен йөздән артык кирәкле товарлар җыелды. Ярдәм җыю алдан бирелгән беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлеге буенча катгый рәвештә башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International