Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәпнең "Светлячок" мәктәп яны лагереның 13нче көне күңелле күнегүләр белән башланып китте.
Ул балаларга уянырга һәм кәефләрен күтәрергә ярдәм итте. Иртәнге аштан соң балалар "Энергетик" стадионына юнәлде, анда алар вакытны күңелле үткәрде һәм сәламәтлекләрен ныгытты. Төшке аштан соң да балалар күңелсезләнмәде, күңелле һәм дәртле "Фанты" уены балаларны битараф калдырмады. Балалар бүгенге көнне уңай эмоцияләр белән тәмамлады.