Кемдер тырма белән эшләргә өйрәнде, кемдер себерде, ә кемдер чүп – чар һәм яфраклар җыйды, малайлар һәм кызлар авырлыклардан куркып тормый! Барысы да тату һәм оста эшләгәндә, эш карышмый. Хезмәт эшчәнлеге барышында педагоглар балаларга табигатьтәге серле үзгәрешләр турында сөйләп, дәрт өстәделәр.
Һәр бала уртак эшкә үз өлешен кертергә һәм файдалы булырга теләде. Балаларның арыганлыгына карамастан, барысы да урнаштырылган тәртиптән канәгать калдылар.