Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге студентларның ата-аналарына аларның белем алуы, әйтик, институтта яки көллияттә, ана (гаилә) капиталы акчалары белән түләү мөмкинлеге турында искә төшерә. Өстәвенә, баланы укытуга ана капиталы белән турыдан-туры шәхси компьютерыннан яки смартфоннан файдаланырга була.
Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле - 2007 елдан башлап, төбәк халкы ана капиталы акчаларын балаларны белем алуга файдалану турында 35,5 меңнән артык гариза биргән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аның өчен ана капиталы яки аның бер өлеше акчалары юнәлтелгән баланың яше 25 яшьтән артык булмаска тиеш. Ә сертификат бирелгән балага инде өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала туганнан соң сертификат алган һәм ана капиталын өлкән балага белем бирүгә тотарга карар иткән очракта).
Бу мөһим! Белем бирү оешмасы Россия территориясендә урнашкан булырга һәм тиешле белем бирү хезмәтләре күрсәтү хокукына ия булырга тиеш.