30 июльдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшли башлады, анда бөтен дөньядан 1500 дән артык делегат һәм дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Съезд эшендә катнашырга район башлыгы А.З. Шәфигуллин җитәкчелегендә Ютазы районы делегациясе дә барды.
Быел съезд Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында узуы белән истәлекле.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә съездның пленар утырышы уза. Биредә Россиянең 75 төбәгеннән һәм 35 чит илдән вәкилләр җыелды.
Съезд кунаклары арасында – биш Россия Федерациясе герое.