Ютазы районы ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлеге, юл хәрәкәтендә законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләү максатыннан, хатын-кызлар арасында «Автоледи» машина йөртү осталыгы конкурсы үткәрделәр.
Конкурсның бурычлары:
- автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү һәм аны куркынычсыз эксплуатацияләү;
- халыкта юл-транспорт культурасын формалаштыру.
Конкурс ике этапта узды: юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру һәм автомобильне фигуралы йөртү. Конкурсның барлык этапларын да уңышлы үтеп, "Автоледи-22" конкурсының абсолют җиңүчесе дип Сәмигуллина Гөлназ танылды. Икенче урынны Макуева Гөлчәчәк алды һәм өченче урынны Вәлиева Алсу яулады.
Җиңүчеләр «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ДБУ тарафыннан кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.