Башлангыч мәктәп укучылары лагерьда вакытны күңелле үткәрде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Урыссу башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр икенче сменаның 14 көнендә иртәнге зарядка һәм өстәл уеннарыннан башлап җибәрделәр.

Аннары "Гаилә" паркына бардылар, анда вакытны күңелле үткәрделәр һәм уйнадылар . Кызыклы мультфильм яраткан малайлар һәм кызлар, аның буенча  викторинада бик теләп катнашты. Викторина күңелле, файдалы һәм кызыклы үтте. Соңыннан аларны татлы бүләкләр көтә иде.

Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм дискотекада биеделәр.

Смена куркынычсызлык турында мультфильм белән тәмамланды, аннан соң балалар сорауларга җавап бирделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International