Урыссудагы 4 нче номерлы балалар бакчасында Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

8 августта бөтен ил буенча искиткеч бәйрәм - Физкультурачылар көне билгеләп үтеләчәк.

 

Бу көнне барлык кешеләр дә үзләренең физкультура һәм спорт белән дус булуларын күрсәтә.

Урыссудагы 4 нче номерлы балалар бакчасында бу матур бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Бәйрәмнең әһәмияте - кеше организмының спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше ролен күрсәтү һәм үсеп килүче буынны спортка тарту. Көн дәвамында спорт эстафеталары оештырылды һәм сәламәтлек темасына күңел ачу булды.

Балалар белән «Мин өйдә дә, бакчада да физкультура белән дус» дигән әңгәмә үткәрелде.

Балалар сәламәтлек һәм спорт турында әйтемнәр, мәкальләр, әдәби әсәрләр, танып-белү әдәбияты белән таныштылар, аларны әйтергә өйрәнделәр.

Урамда футбол уйнадылар, кыршау әйләндерделәр һәм сикергечтә сикерделәр.

Йокыдан соң күнегүләр дә балаларга сәламәтлекне сакларга һәм арттырырга булыша.

Физкультура һәм спорт көне бик шәп узды.

Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны акыл бүләк итә!

Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International