Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Светлячок" мәктәп яны лагереның 14 нче көне бик шәп узды.
Иртәнге аштан соң балалар "Гаилә" паркына юнәлделәр, анда вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр. Саф һавадагы уеннан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин? Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачу балаларга зур шатлык өсти һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Чыдамлылык, тизлек һәм ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә. Төшке аштан соң малайлар һәм кызлар вакытларын мультфильм карауга багышлады. Төп максат - балаларны гаилә традицияләрен кадерләргә өйрәтү.