1 августтан башлап ишегалды лагерьлары мәйданчыклары Урыссу поселогында гына түгел, ә Ютазы авылында да эшли.
Ютазы авылы мәйданчыгы әйдәманы Эвелина Галләмова үзенең эше турында менә ниләр яза:
- Бүген 2 августта "Ютазы" паркында юл куркынычсызлыгы буенча лекция үткәрдек. Әлеге лекциянең максаты - юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру һәм балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау иде. Балалар лекцияне тыңладылар, алган белемнәрен ныгыту буенча әңгәмә үткәрелде. Аннары алган белемнәрен практикада кулландылар. Бу максат белән "Тыела - рөхсәт ителә" уены уздырылды. Аннан соң юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле табышмаклар чиштеләр. Аннары балаларга "Машина килә - туктап тор!" дигән уен тәкъдим ителде. Уен тәмамланганнан соң балаларга иҗади эш тәкъдим ителде: балалар тематик рәсемнәр ясадылар, аннан соң эшләр күргәзмәсен үткәрделәр. Шулай ук балалар белән автомобильдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сөйләштеләр, анда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гына түгел, ә куркынычсызлык каешлары, автокреслолар кирәклеге турында да әйтелде. Лекция ахырында балалар юлда үз-үзеңне дөрес тоту вариантларын тәкъдим иткән ситуацияләр турында фикер алыштылар. Әлеге чарадан соң әйдәманнар балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр, алар барышында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре даими кабатланды. Көн бию батлы белән тәмамланды. Балалар актив катнаштылар, барысына да бик ошады.