Себерке тоткан кызларның булганлыгы әллә каян күренә

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

«АгроМир» ҖЧҖнең  ындыр табагы яңа уңышны кабул итәргә әзер.

 

Биредә кырлардан китерелгән ашлык тиешенчә чистартылып, алдан зарарсызландырылган биналарда урнаштыру өчен кирәкле таләпләр үтәлгән. Бәйрәкәдә яңа уңышны кабул итүне хуҗалык хезмәткәрләре генә түгел, практикантлар да якынайта. Яшь булуларына карамастан, кызлар эш кораллары белән оста идарә итәләр.

- Сезгә эшләү ошыймы, - дип сорамыйча түзә алмыйм.

- Әйе, әлбәттә, - диләр.

- Ә хезмәткә түләү?

- Яхшы түлиләр, - ди 15 яшьлек Миләүшә Әхмәдиева. - Мин көнгә биш сәгать кенә эшлим.

Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлаган һәм көллияттә укуын дәвам итәргә җыена.

- Эшләгән акчаларыңны нәрсәгә сарыф итәргә җыенасың?

- Мөгаен яңа кием һәм косметика сатып алуга булыр.

Аның дус кызы, 18 яшьлек Гөлшат Сөләйманованың эш сәгатьләре күбрәк. Әйтик, 27 сәгать өчен ул ... сум алган. Хәер, әлеге сумманы әйтмик,  кем белә бәлки бу коммерция середер. Гөлшат, сүз уңаеннан, башкала вузларының берсендә журналист һөнәрен үзләштерергә җыена. Ничек кенә булмасын, кызлар хезмәткә өйрәтелгән. Алар биредә вакытны бушка уздырмыйлар, ә эш белән мәшгульләр. Андыйлар һичшиксез хак юлны табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International