Чабалар, суктыралар, туфрак эшкәртәләр…

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Район игенчеләренең кызу урак өсте башланды

 

Бүгенге көндә чабуга  һәм  суктыруга Тукай исемендәге, Ансель Вафауллин һәм «Уңыш» хуҗалыклары кереште.

 

«Уңыш» ҖЧҖ борчак басуында суктыруда Илнар Хәлилов һәм Илмир Мәрданшин идарә иткән ике «Акрос» комбайны җәлеп ителде.

- 105 гектарда урнашкан борчакны өч көн эчендә чаптык, - ди коллектив җитәкчесе Айнур Әхмәдиев. – Бүген (2 август киченә – авт. иск.) 70 гектар мәйданнан җыеп алынды. Параллель рәвештә 420 гектар мәйданны биләгән көзге бодайны чабу бара: хәзерге вакытта Какылы Күл авылы тирәсендә 150 гектар чабылган. Шушы көннәрдә аны суктыруга керешәбез. Августның 15 числосында уҗымнарны чәчүгә керешергә планлаштырабыз. Ә алга таба сабан культураларын урып-җыюны башлыйбыз.

Иксез-чиксез киң басуда  - ике дала корабы . Тулы бункерлардан килеп туктаган КАМАЗга борчак шыбырдап коелды: ил амбарлары яңа уңышны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International