“АРГО дуслары очрашуы” - шундый исем астында Ютазы районының имәнекләрендә күрү буенча IX төбәкара инвалидлар слеты ачылды.
Бирегә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмалары исеменнән форумда катнашучылар җыелды. Слетта катнашучыларны «АРГО» күрү буенча инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Андрей Челноков сәламләде.