Идел буе федераль округының «Бергәлек» форумы Казанда 2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.
"Бергәлек" форумы - танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.
Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге затлар һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.