Минздрав искәртә!

2013 елның 5 июле, җомга

Көннәрнең бик нык эссе булуыннан саклану һәм сәламәтлекне саклау өчен түбәндәге киңәшләрне тоту шарт!

1. Бик кирәк булмаганда көнзез эссе вакытта сәгать 11.00 алып 17.00 сәгатькә кадәр тышка чыкмаска. Әгәр дә сезгә барыбер да ниндидер сәбәпләр аркасында тышка чыгарга туры килгән булса өстегезгә ачык төстәге кием кияргә тырышыгыз, җиңел генә баш киеме һәм, әлбәттә, үзегез белән газсыз минераль су алыгыз. Урамда барганда күләгә урыннарны сайлагыз, юл өсендә очраган кондиционерлы кибетләргә яисә биналарга керегез.               

 2. Тән хәлсезләнмәсен өчен күбрәк эчәргә тырышыгыз, көненә 1,5 - 3 литр су эчәргә кирәк. Ә менә көннең иң кызу вакытында сыеклык кулланмаска киңәш ителә. Сыеклыкның төп күләмен көннең суык вакытында эчәргә (иртән һәм кичке вакытта), организм запас җыйсын өчен кирәк.Сәгать 8.00 16.00 сәгатькә кадәр һәм 16.00  сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр сыеклыкны зур булмаган порцияләр белән генә 1-2 йотым гына эчәргә кирәк., әгәр дә бик нык эчәсе килсә ярты сәгатькә бер тапкырдан да артык эчмәскә.  Ә менә сәгать 12.00 16.00 сәгатькә кадәр сыеклыкны бик аз эчәргә киңәш ителә. Эчәргә ярый торган сулар: лимон согы белән су, шикәрсез җылымса яшел чәй, газсыз минераль су, компотлар һәм морс.
Су суык булырга тиеш түгел, чөнки мондый вакытта ангина белән авыру очраклары арта, бу иммунитет кимүгә китерә. 
КЫЗУ ВАКЫТТА АЛКОГОЛЬ ЭЧӘРГӘ ГОМУМӘН КИҢӘШ ИТЕЛМИ, ШУЛ УК ВАКЫТТА ПИВО ДА, шулай ук баллы газлы сулар эчү дә тыела, чөнки алар су эчәсе килүне басмый һәм организмда матдәләр әйләнешен дә киметә.
3. Җиңел ашлар гына ашарга киңәш ителә: яшелчә, җиләк-җимеш, пешерелгән балык һәм тавык ите, суык ашлар һәм окрошка. Рационнан майлы, кыздырылган һәм баллы ризыкларны алып ташларга кирәк.
4. Иң кызу вакытта физик эш белән шөгыльләнмәскә.
5.Кондиционерлы бүлмәләрдә бүлмә температурасын +22+23 градустан да төшермәскә кирәк. Әгәр дә бүлмәгездә яисә фатирыгызда кондиционер юк икән, һаваны су куеп суытырга була. Әлеге су вентилятор янына куелырга тиеш. Җылы һава нигезендә су парга әйләнә, шул ук вакытта һаваның температурасын 1-2 градуска суыта.  
6. Бүлмәгә үтеп керүче кызу һаваның сәбәбе - ул тәрәзәләр. Көндез аларны ачык төсле челтәрләр белән ябулы килеш ябык тотарга  киңәш ителә. Тәрәзәләрне төнен генә һава температурасы сынгач кына ачарга кирәк.
7.  Кызу көннәрдә бигрәк тә балаларны игътибар үзәгеннән җибәрмәскә кирәк. Бала организмы кызу температуга күбрәк бирешә. Балага кызу сугуның симптомнары - тиренең кызаруы, тән температурасы арта, хәлсезлек, капризлар, күңел болгану, еш-еш сулыш алу, көзән җыеру, хәтта аң югалту булырга да мөмкин. Боларның берсе генә дә балагызда күзәтелсә өстеннән киемнәрне салдырырга кирәк, горизонталь рәвештә яткырырга, юеш салфетка белән бөтен тәнен сөртергә һәм әлбәттә 5-10 минут саен су эчерергә. Бу очракта суыкча газсыз сулар кирәк: су, чәй, ачкылтым компот, аз гына тозлы су эчерергә дә була. Әгәр дә бала аңын югалта икән кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга кирәк.
8.  Өлкәннәргә шулай ук кызу һәм кояш сугу симптомнарын белү зарур. Бу беренче очракта, хәл китү, тирләү, су эчәсе килү, баш авырту, күңел болгану һәм косу. Бик кыен очракларда аң югалтырга да мөмкин. Әгәр дә кешегә кызу сукса кичекмәстән табибка күренергә кирәк.Әлеге кешене суык урынга яткырырга, башына суык компресс яисә юеш сөлге куярга. Әгәр дә кеше аңында икән аңа эчәргә бирергә кирәк һәм нашатырь  спирты иснәтергә һәм ашыгыч ярдәм машинасы килүне көтәргә. 
Алдагыдан күренгәнчә кызу вакытта үзә-үзеңне тоту кагыйдаләрен тоту бик җиңел һәм ансат. Үз-үзеңне тиешенчә тоткан очракта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкин, үзеңне һәм балаларыңны да саклап кала аласың.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International