170 гектар мәйданда көзге бодай чабылган инде: бүген дүрт комбайн культураны суктыруга чыкты.
Менә алар, дала кораблары, теземнәргә салынган бодайны, суктырганнан соң саламын калдырып, җыялар. ДОН-1500 ашлык җыю комбайны белән Равил Латыйпов идарә итә. Шундый ук комбайнның штурвалы артында аның әтисе Ренат Латыйпов, Акрос-585тә - Илмир Мәрданшин һәм Илнар Хәлилов. Кыр читенә үз техникасын туктаткан Равил Латыйпов янына КамАЗ белән Ильмир Латыйпов якынлаша, аның машинасы бортына ашлык “ташкынын” кабул итә. МТЗ-82дә саламны тюкларга ике механизатор – Илдар Нәгыймов һәм Радил Игдисламов сала.
- Ә ничә ел комбайнчы булып эшлисең, - дип сорыйм комбайннан минем үтенечем буенча төшкән Равил Латыйповтан.
- Мин әтигә дүртенче сыйныфтан урып-җыюда булыштым, - дип җавап бирә, ә комбайнда - бишенче ел.
Беренче карашка үсмер генә булып тоелган комбайнчы ике яшьлек Радмирның әтисе икән инде. Ә мондый эшсөяр туендыручы белән горурланырга гына кала. Урак чорында хезмәт хакы мул төшә. Гектардан күпме уңыш алынуы турында сөйләргә иртәрәк әле. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, яңа гына алып китә башлаганнар. Район басуларының гектардан күпме уңыш бирүе турында соңрак хәбәр итәрбез.