"Светлячок" мәктәп яны лагере балалары цифрлы технологияләрне өйрәнделәр

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең "Светлячок" мәктәп яны лагереның 15нче көне дәрт өстәүче разминкадан башланып китте.

Соңыннан реалистик имитацияләр дөньясына чумдылар, Америка тауларының тизлеген һәм куркынычын тойдылар, борынгы Мисырда булдылар. Планетарийда булу балалар өчен онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Көннең икенче яртысын "Саннар дәресе”нә багышладылар. Балалар файдалы дәресләрдә булды, аларда цифрлы технологияләр турында актуаль мәгълүмат белде. Чөнки безнең заманча һәм тиз камилләшә торган дөньяда цифрлы технологияләрне, ясалма интеллект эшенең принципларын белү һәркемгә дә һичшиксез кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International