Су объектларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча планнан тыш киңәшмә узды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов югары температура чорында су объектларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча планнан тыш киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә полиция башлыгы урынбасары Владимир Топорков һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ПЧ-42 башлыгы Фәрит Солтанов катнашты.

Республикада, шул исәптән Ютазы районында да, суда һәлак булучылар саны арту сәбәпле, су объектларында патрульлек итү һәм эссе чорда суда куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында өстәмә мәгълүмат урнаштыру турында карар кабул ителде.

Хәзер административ комиссия һәм хокук саклау органнары сулыклар янын өстәмә рәвештә йөреп чыгачаклар, шул исәптән төнге вакытта да, яңа санкцияләнмәгән коену урыннары барлыкка килүне контрольдә тотачаклар, закон бозучыларны ачыклаганда, андыйларга беркетмәләр төзеләчәк.

Балигъ булмаган балаларның өлкәннәрсез булуына юл куелмаска тиеш, бу кагыйдәне бозган очракта, ата-аналар 5.35 маддә буенча административ штрафка тартылачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Ютазы районында җайлаштырылмаган урында су коенган бер хатын-кыз батып үлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International