Балалар бакчасына йөрүче балалар медицина кабинеты эше белән таныштылар

2022 елның 5 августы, җомга

Урыссудагы 3 нче балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр табиб һәм шәфкать туташы хезмәте белән танышу максатыннан медицина кабинетына юнәлделәр.

Балалар медицина бүлмәсенең иркен, уңайлы, матур, чиста булуын күрделәр. Балаларны медицина шәфкать туташы Федорова Надежда Борисовна ачык йөз белән каршы алды. Ул бик теләп үз һөнәре турында сөйләде. Балаларның игътибарын медицина җиһазларына юнәлтте, эштә кирәкле әйберләр белән таныштырды, балалар бик күп яңа медицинада кулланыла торган сүзләр белде (шприц, мамык, үлчәү, дару, таблеткалар, йод, зеленка, грелка, термометр һ.б.). Шулай ук Надежда Борисовна ни өчен , медицина инструментларына  кагылырга, алар белән уйнарга, үзбелдеклек белән дарулар эчәргә ярамавын аңлатты. Теләгән балаларның озынлыгын һәм авырлыгын үлчәде, тамакларын карады. Ә экскурсия ахырында балаларга яшелчәләр һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итте.

Экскурсия тәмамлангач, балалар күргәннәре турында үз төркемнәрендә фикер алыштылар. Балаларның тәэсирләре сөйләп бетергесез иде! Малайлар һәм кызлар шунда ук «Хастаханә» сюжетлы-рольле уен уйнарга кереште.

Әлеге экскурсия балалар бакчасы хезмәткәрләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шәфкать туташы һөнәре турында күзаллау формалаштырырга,   алар хезмәте өчен рәхмәт хиләре уятырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International