“Спорт әлифбасы”

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында мәктәп яны лагере балалары өчен Физкультурачылар көненә багышланган «Спорт әлифбасы» дип исемләнгән танып-белү-уен сәгате үткәрделәр. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, спорт һәм физик культураның һәр кеше тормышында әһәмиятенә басым ясады. Балалар сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен һәм гадәтләрен искә төшерделәр, спорт викторинасы сорауларына җавап бирделәр, шулай ук әйтелгән табышмакларга җавап эзләделәр. Иң актив катнашучылар татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International