Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чын походка барды!

2022 елның 5 августы, җомга

Һәр сабыйның күңелендә маҗараларга тартылу яши. Ә поход - ул чып-чын маҗара, сүз уңаенда,  чара Урыссудагы 4 нче балалар бакчасында оештырылды.

Балалар бакчасыннан читкә чыкканчы, тәрбияче һәм музыка җитәкчесе балалар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытты.

Аннан соң мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә туристик походка юнәлделәр, үз тәрбиячеләренең төгәл җитәкчелегендә «Энергия» стадионы ягына һәм төгәл маршрут буенча бардылар.

Урынга килеп, балалар хәрәкәтле уеннар уйный башладылар. Педагоглар һәм белгечләр тарафыннан туплар, атрибутлар белән уеннар оештырылды. Балалар янына кунакка “чалыш аяклы Аю” килде , ул балалар белән төрле хәрәкәтле, күңел ачу, танып-белү уеннары уйнады. Шулай ук тәрбиячеләр тарафыннан табигать, анда яшәүчеләр, әйләнә-тирә мохитне саклау турында әңгәмәләр дә әзерләнгән иде. Балалар зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, алар да табигать турында иде.

Саф һавада актив уеннардан соң, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр тарафыннан "сый-нигъмәтләр куелган  җәймә" җәелде. Анда ниләр генә юк иде!

Балалар бакчасына тәрбияләнүчеләр арып-талып, әмма бәхетле һәм канәгать калып әйләнеп кайттылар, - дип сөйләде балалар бакчасы тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International