Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Габдрахманова башлангыч мәктәпнең мәктәп яны лагерында булды, ул балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде һәм буклетлар таратты.
Лагерьның 16нчы көне (2нче смена).
Аннары «Энергия» стадионында Баулы һәм Ютазы районнары "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева, лагерь тәрбиячеләре белән берлектә, балалар өчен викториналар һәм эстафета үткәрде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Шулай ук балаларга белешмәлекләр өләшенде. Һәр бала уңай эмоцияләр, күп тәэссоратлар һәм кирәкле белемнәр алды.
Төшке аштан соң балаларны “Квант компьютерлары» темасына «Саннар дәресе» көтте. Алар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте.