Район бюджеты күчерелгән салымнардан формалаша

2022 елның 5 августы, җомга

Социаль бурычларны уңышлы хәл итү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү ныклы икътисади нигез таләп итә.

Башка сүзләр белән әйткәндә, бюджет учреждениеләренең – балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең тотрыклы эшчәнлеге, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләү җирле бюджетка салым күчерүдән турыдан-туры бәйле. Бу хакта сүз 2021 ел һәм 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган икътисади совет утырышында барды. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе генераль директоры Марат Шакиров катнашты. Ул җыелучыларны муниципалитетларда фонд проектларын гамәлгә ашыру белән таныштырды. Аерым алганда, Урыссу сәнәгать паркы территориясендә резидентлар бизнесын урнаштыру өчен бина төзү мөмкинлеге турында сүз барды. Үзара файдалы хезмәттәшлек механизмнары һәм алгоритмнары турында фикер алыштылар.

Хисап чорында икътисадтагы эшләр торышы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина таныштырды.

- Агымдагы елның алты аенда икътисадның сәнәгать секторы тарафыннан 1 946 млн.сумлык үзләре җитештергән товарлар озатылган,  эш башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән, - дип билгеләп үтте ул. – Динамика -узган елның шушы чорына карата 15 процент. Җитештерү күләмнәренең уңай динамикасын, Урыссу химия заводы (99%) һәм Ютазы элеваторыннан (27%) кала, барлык предприятиеләр дә күрсәтте. 2021 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 67,7% тәшкил итте. «Техносервис и К» ҖЧҖ эшчәнлеге туктатылуга бәйле. Әмма агымдагы елның беренче яртыеллыгында күрсәткеч яхшырды һәм 95,1% тәшкил итте. Шул ук вакытта «Урыссу - Водоканал» да актив эшчәнлек 75 процент дәрәҗәсендә.

 

Зөлфия Гыйбадуллина, предприятие җитәкчеләренә Дәүләт торак фонды төзелеше программасында финанс яктан катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт торак фонды алдында йөкләмәләре үтәлмәгән берничә предприятиене билгеләп үтте. Шулай ук соңгы вакыйгалар яктылыгында ул үз продукциясен урнаштыру, заказ бирүчеләрне һәм тәэминатчыларны эзләү буенча электрон мәйданчыкларны үзләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Сату базарын киңәйтүгә ярдәм итүче платформа булып Татарстан Республикасының республика маркетинг үзәге тора, дип билгеләп үтте Гыйбадуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International