Урыссудагы башлангыч мәктәпнең мәктәп яны лагеренда танып-белү дәресе узды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Лагерьның 18 нче көне (2нче смена).

Тәрбиячеләр «Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы турында» дигән темага танып-белү дәресе үткәрделәр. Балалар тарихи фактлар турында кыска метражлы видео, шулай ук геройларыбызга багышланган тема яктыртылган презентация карадылар.

Аннан соң балалар шахмат, шашка кебек төрле өстәл уеннары уйнадылар, ирекле темага рәсем ясадылар, аннан соң «Звезда танцпола» титулы өчен ярыштылар, «Хәрәкәт – ул тормыш» дип юкка гына әйтмиләр бит.

Көн ахырында барлык балаларда да бик күп уңай эмоцияләр калды !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International