Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 9 августына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 9 августында көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, яшенле яңгыр көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.