Киңәшмә барышында район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш барышы турында хәбәр иттеләр. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2022 елның 7 аенда башкарган эше турындагы хисап белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов Сергей Александрович чыгыш ясады.
Атнага төп бурычлар:
- Республика көненә әзерлек;
- Татнефть ГАҖ гранты акчасына төзелгән спорт мәйданчыгын тантаналы ачу;
- «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләрне тәмамлау;
- урып-җыю кампаниясе;
- мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонтны тәмамлау, объектларны файдалануга тапшыру.