Өч гимназияче «Табигать законнары буенча» республика палаткалы лагереның профильле сменасында ял итә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

8 августтан 14 августка кадәр Әхмәтова Самира, Данилова Рада һәм Зяблов Илья «Табигать законнары буенча» профильле сменасында катнаша.

 

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «Байтик» ООК базасында оештырылган. Профильле смена программасы табигать шартларында булу күнекмәләрен практик булдыруга, туризм һәм туган якны өйрәнү буенча белемнәрне киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә, шулай ук экологик культура дәрәҗәсен күтәрүгә, иҗади потенциалны, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, әхлакый һәм ихтыярый сыйфатлар тәрбияләүгә, балаларга һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

Лагерьда катнашучылар өчен көн саен тематик мастер-класслар, экология буенча интерактив дәресләр, табигый объектларга экскурсияләр һәм практик дәресләр, экотуризм, ботаника һәм зоология буенча дәресләр. Балалар белән эшләүгә Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге педагоглары, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, экология өлкәсендә эшчәнлек алып баручы бизнес вәкилләре җәлеп ителә.

Профильле сменада катнашучылар смена дәвамында эколог көндәлеге алып бара, анда катнашу барышында алынган күзәтүләрне, тәҗрибәләрне, нәтиҗәләрне теркиләр.

Шулай ук смена дәвамында төрле спорт, иҗади, күңел ачу чаралары да оештырыла, һәр көн ахырында осталар “очкыннары” уза, анда катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре һәм теләкләре белән уртаклаша.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International