9 август көнне Урыссудагы 3 нче номерлы балалар бакчасында «Юмор һәм көлке көне» узды.
Педагоглар Антонова Е.В. һәм Лаишева Т.А. тарафыннан уеннар, мәзәкләр, фокуслар белән күңел ачу чаралары оештырылды. Иртәдән үк балалар һәм педагоглар бер-берсен шаярттылар, бик теләп кызыклы конкурслар белән эстафеталарда уйнадылар, барлык шаян табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар бакчасының иҗади педагоглары үзләренең яраткан тәрбияләнүчеләренә шатлык, елмаюлар, күңел ачу һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.