Урыссу РҮХ мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта район буенча эчәк синдромы белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Атна эчендә 47 мөрәҗәгать теркәлгән.
- Барысының да диярлек югары температура, косу һәм эч китү күзәтелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы хастаханәгә салынды, - диде ҮРХ баш табибы Светлана Шакирова.
Эссе җәй көннәрендә көчле эчәк инфекцияләре бактерияләр һәм вируслар китереп чыгара. Соңгы елларда вирусларның активлыгы артты.
Көчле эчәк инфекциясе белән авыру, кагыйдә буларак, температура күтәрелүдән, эч авыртудан башлана, күңел болгану, косу булырга мөмкин һәм аннан соң сыек тәрәт тә барлыкка килә.
Көчле эчәк инфекцияләре контакт-көнкүреш, азык-төлек яки су аша йога.
Медиклар сүзләренә караганда, эчәк инфекциясен булдырмау өчен гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
- Пикникка барганда кулларны юарга - үзегез белән бактерияләргә каршы гель яки дымлы салфеткалар алырга, антисептик тәэсирле булса, яхшырак.
- Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга, кулланыр алдыннан кайнар су белән эшкәртергә кирәк.
- Йомшак кабыклы, тышы бозылган җиләк-җимешне кулланмаска.
- Киселгән карбыз һәм кавыннарны сатып алмагыз, бары тик бөтеннәрен генә сатып алу зарур. Кисәр алдыннан аларны яхшылап юарга кирәк.
- Бары тик кайнатылган яки шешәгә тутырылган сәнәгатьчә эшкәртелгән су гына эчәргә.
Азык-төлекне суыткычта, чи һәм әзер продуктлар белән контакт булмаслык итеп сакларга.
Көчле эчәк инфекциясе (тән температурасы, косу, эч китү, эч авырту) симптомнары килеп чыкканда, кичекмәстән медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табигатьтә һәм су объектларында куркынычсыз ял итүнең төп кагыйдәләре, аларны өлкәннәргә һәм балаларга үтәргә кирәк:
- Коену тыелмаган урыннарда гына коеныгыз.
- Һава торышы эссе булуга карамастан, суда өшүдән сакланыгыз.
- Пляжга бару өчен иртәнге һәм кичке сәгатьләргә өстенлек бирегез.