Лагерьның 20 нче көне (2 смена)
Иртә музыка астында гадәти булмаган күнегүләр белән башланып китте, анда балалар төрле хәрәкәтләр башкардылар, экрандагы үрнәк артыннан кабатладылар.
Аннан соң балалар паркка киттеләр, анда төрле хәрәкәтчән уеннар уйнап, таудан шуып, төсле акбурлар белән рәсем төшереп, вакытны күңелле үткәрделәр.
Ә көннең икенче яртысын өстәл уеннарына багышладылар, анда һәркем күңеленә хуш килгән уен тапты.
Көн ахырында тәрбиячеләр балаларның хәтерләренә юл йөрү кагыйдәләрен төшерделәр һәм юл билгеләрен кабатладылар.
Көн малайларның һәм кызларның танып-белү сәләтен үстерерлек булды һәм бик күңелле үтте.