«Шарчыклар», «Күңелле табышмаклар», «Салават күпере төсләре», «Җырны дәвам ит», «Кем җитезрәк» бәйгеләре күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Барлык балалар да уеннарга бик теләп кушылдылар һәм чыр-чу килеп, шаярышу мөмкинлегенә шатландылар. Бу көнне битараф һәм пассив балалар булмады, барысы да актив, шат күңелле иде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алды һәм татлы призлар белән бүләкләнде.