Ютазы районында 15 августтан 30 ноябрьгә кадәр 34,8 километрдан 39,7 километрга кадәр участогында Азнакай-Ютазы-М-5 автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Урау юл өчен машина йөртүчеләргә Ютазы – Яңа Юл, Иске Урыссу-Кече Урыссу, Югары Стәрле – Каразирек – Урыссу автомобиль юллары тәкъдим ителә.