Россия Пенсия фонды дайджесты

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Әйтегез әле, 8-17 яшьләрдәге балаларга түләү кайчан һәм нинди айларда башкарыла? Ни өчен төрле числоларда, хәтта шулай да булды – әле ике ай өчен, әле бер ай өчен генә. Татьяна

 

Хуплаганнан соң, түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап бөтен чор өчен башкарыла, әмма балага 8 яшь тулганнан соң. Аннан соң түләү агымдагы ай өчен уздырылды һәм вакытыннан алда күчерелгән иде. 3нче  айдан башлап һәм алга таба пособие түләү ай саен пособие түләүнең стандарт графигы буенча күчерелде, ягъни июль пособиесе – кредит учреждениеләре аша 3 августта күчерелде. Алга таба – элекке ай өчен.

 

Балалар пособиеләрен рәсмиләштергәндә түләү өчен стандарт график булуы турында хәбәр иттеләр. Әмма счетка акча төрле даталарга күчкән. Бу нәрсә белән бәйле? Алсу

 

Банк картасына 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләү стандарт график буенча һәр айның 3нче числосы - Бердәм көн булачак. Айның 3нче  числосы бәйрәм яки ял көне булса, түләү алдагы эш көнендә башкарыла. Ә почтага түләү айның 1 числосыннан 25 числосына кадәр, яшәү адресы буенча китерү графигы буенча алып киленә.

 

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага ай саен бирелә торган түләүләргә гариза биргәндә, банк реквизитлары үзгәрсә яки реквизитларда хата булса, нишләргә. Рәсимә

 

Беренче эшләргә кирәк булган гамәл - үз банкында сезнең счет түләү исәпләү туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк. Түләү МИР картасына  бәйле булган счетка гына яки бернинди картага бәйләнмәгән счетка күчерелергә мөмкин.

Алга таба гаризадагы  реквизитларны  үзгәртергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре аша түбәндәге рәвештә эшләргә мөмкин:

 

Шәхси кабинетта «Пенсия фонды» ведомствосын сайлагыз

«8 яшьтән 17 яшькә кадәр балага айлык акчалата түләү» пунктын сайлагыз

"Реквизитларны үзгәртү» хезмәтеннән файдаланыгыз

Банкны исемлектән сайлаганда, БИКны - банк идентификацион  кодын, корреспондент счетын тикшерегез.

20 саннан торган шәхси счет номерын (исәп-хисап түгел яки башканы) игътибар белән тутырыгыз.

Гаризаны җибәрер алдыннан реквизитларның төгәллеген тагын бер кат тикшерегез һәм ПФРга гариза юллагыз. Түләү алу ысулын үзгәртү өчен гаризаны карап тикшерү өчен (счеттан яки Россия Почтасы бүлеге аша) 5 эш көне бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International